Татарстанлылар ясалма интеллектка музыка сайлауны ышанып тапшыралар

2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе

МТС, цифрлы экосистема, россиялеләрнең нинди музыка сайлауларын өйрәнде. МТС Музыка аналитиклары ачыклаганча,Татарстанда һәм Идел буенда көн саен музыка тыңлаучылар өлеше башка федераль округларга караганда югарырак (40%). Бары Ерак Көнчыгыш федераль округында гына артык (57%). Идел буенда сораштыруда катнашучыларның 16 проценты көн саен подкастлар тыңлый, ә 19 проценты мондый форматны бөтенләй кулланмый. Сораштырылган татарстанлыларның өчтән бер өлешеннән артыгы ял итәргә теләгәндә музыканы кабызалар. Моның өчен 64% сайланган көйләр исемлегенә мөрәҗәгать итә, ә 48% ясалма интеллектка ышана һәм тәкъдим ителгән җырлар тыңлый. Яраткан жанрлар арасында - Россия поп-музыкасы, аны респондентларның яртысы диярлек сайлый.

Россия поп-музыкасыннан тыш, Татарстан халкы ял иткәндә бию трекларын, рус рогын, көнбатыш поп һәм электрон музыкасын сайлыйлар. Шул ук вакытта миллениаллар (25-35 яшь) хип-хопны (24%) һәм Россия попын (44%) сайлый, ә сораштыруда катнашучыларның өлкән төркеме шансонны (35%) сайлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International