Татарстан гибрид эш режимлы вакансияләре булган топ унлыкка керде

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Hh.ru белән бизнес-коммуникацияләр һәм уртак эш өчен платформаны эшләүче МТС Линкның уртак тикшеренү нәтиҗәләре буенча Россиядә «читтщн торып эшләү» һәм гибрид эш режимы белән вакансияләр өлеше арта. «Гибрид» буенча лидерлар — Мәскәү (5,4%) һәм Санкт-Петербург (2,7%), Татарстан 10 нчы урында (1,0%). Шул ук вакытта 2023 елда Татарстанда читтән торып эшләүчеләр өчен вакансияләр өлеше ике ел элек булган күрсәткечкә (6,6%) әйләнеп кайтты диярлек, гәрчә бу чорда Россия буенча ул уртача 5,7% тан 6,7% ка кадәр арткан булса да.

2022 елда дистанцион эш урыннары санының кимүе (Россия 4,9%, Татарстан 5,4%) hh.ru һәм МТС цифрлы экосистемасы аналитиклары  узган елның март-июнь айларында COVID-19 пандемиясе белән бәйле тыюларны бетерү белән аңлаталар. Әмма 2023 ел мәгълүматлары компанияләр һәм хезмәткәрләр читтән торып формат өстенлекләреннән баш тартырга әзер түгеллеген күрсәтә.

Читтән торып эшләү һәм гибрид (вакытның бер өлеше офиста, бер өлеше ерактан) эш урыннары санының параллель үсеше барлык тармакларда да күзәтелә. Топ - ИТ-сферада: читтән торып эш режимы белән вакансияләр өлеше монда 39,9%, гибрид 9,2% тәшкил итә. Икенче урында финанс секторы: 31% һәм 6,1%.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International