Татарстан авылларында дата-трафик чыгымнары ел башыннан 33 процентка арткан

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстанның Минзәлә районы Хуҗамәт авылы халкы мобиль интернет-активлык рейтингында дүртенче урынны алды. Һәр Мегафон абоненты ай саен уртача үз смартфонында 120 ГБ онлайн-трафик куллана. Бу күрсәткеч Идел буе төбәкләрендәге кечкенә торак пунктлар өчен гадәттәгедән 5 тапкыр югарырак, дип билгеләп үттеләр оператор аналитиклары.

Югарырак рейтингта Түбән Новгород өлкәсенең Грудцино, Саратов өлкәсенең Кринички, шулай ук Самара төбәгенең Михайло-Овсянка авыллары урнашкан. Гаджетларда интернет куллану буенча беренче унлыкка Татарстанның тагын бер торак пункты да бар. Сигезенче урында – Нурлат районының Кызыл Юл бистәсе, анда авыл халкы ай саен 106 ГБ йөкли.

Идел буе авыллары, поселокларының күпчелеге ешрак челтәргә керә башлады. Гыйнвар-сентябрь айларында тапшырылган цифрлы мәгълүмат күләме узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 22% ка арткан. Татарстанда динамика сизелерлек - дата-трафик чыгымы 2023 елның 9 аенда шәһәрләрдән читтә 33% ка арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International