Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «2023 елның 9 аенда эш йомгаклары: дәүләт хезмәтләре һәм сервислары» темасына ТР Цифрлы үсеш министрлыгы коллегиясе узды. Төп доклад белән министрның беренче урынбасары Илья Начвин чыгыш ясады.
Татарстан халыкка цифрлы рәвештә социаль әһәмиятле хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә клиентны үзкәккә кую принцибын гамәлгә ашыручы беренче төбәк булды. Казан шәһәре хезмәтләрне цифрлаштыру юнәлешендә лидер булып тора.
2022 елдан башлап иң өстенлекле һәм ихтыяҗлы дәүләт хезмәтләрен реинжиниринглау буенча эш алып барыла - андыйлар 319дан 140гы. 115 хезмәт күрсәтүнең вакыты кыскартылган инде - һәр хезмәт күрсәтү вакытын уртача 7 көнгә кыскартырга мөмкин булды. Калган 25 хезмәтне күрсәтү вакыты 102 көнгә кыскартылачак.
Татарстанлылар барлык хезмәтләрнең 75% тан артыгын Республика дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы ярдәмендә электрон рәвештә ала. Бүгенге көндә порталда 465 сервис һәм хезмәт күрсәтелгән, шул исәптән ТКХ өчен түләү, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына электрон чират, техникумнарга язылу, паспорт алу, никахка гариза бирү һәм башкалар.
Республика халкы хезмәт күрсәтүгә адреслы якын килүнең уңайлылыгын бәяләде һәм елдан-ел порталдан файдаланучылар саны арта бара. Мәсәлән, 2012 елда Порталдан 250 мең граждан файдаланган булса, 2023 елда бу сан күп тапкырлар арткан һәм бүген 3 миллионга якын кулланучы тәшкил итә.
Цифрлы дәүләт хезмәтләрен куллану нәтиҗәсендә 2023 елның 10 аенда республика халкы хезмәт алу өчен чиратларда 38 млн сәгать һәм 9 млрд сумнан артык акчаны экономияләде.
Чара ахырында министр Айрат Хәйруллин элемтә тармагы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.