"Сугышчы-элемтәче" һәйкәленә чәчәкләр салу

2023 елның 20 октябре, җомга

20 октябрьдә Хәрби элемтәче көне билгеләп үтелә, ул Россия хәрби элемтәчеләренә, шул исәптән Россия Кораллы Көчләренең хәрби элемтә хәрбиләренә һәм граждан хезмәткәрләренә багышлана.

Бу махсус көнне "Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы"  "Сугышчы-элемтәче" һәйкәленә чәчәкләр салу чарасы оештырды.

Чара барышында сәламләү сүзләре белән Казан милли техник университетының хәрби укыту-фәнни үзәге начальнигы Салават Робертович Әхмәтов, шулай ук запастагы полковник, "Тателеком" ачык акционерлык җәмгыяте хезмәткәре Гаврилюк Александр Николаевич һәм техникумның "Тормыш иминлеге" дисциплинасы укытучысы , хәрби хәрәкәтләр ветераны, запастагы полковник - Гомәров Рөстәм Кәлимулла улы чыгыш ясадылар.

Чара кысаларында шулай ук  "Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы" студентлары шигырь сөйләде һәм җырлар башкарды.

Бер минутлык тынлык һәм чәчәкләр салу бәйрәмнең мөһим символлары булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International