Татарстан Республикасы КФҮ «Россиянең иң яхшы КФҮ» бөтенроссия конкурсында җиңде

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе

Татарстан Күп функцияле үзәге «Иң яхшы проект» һәм «иң яхшы универсаль белгеч» номинацияләрендә күп функцияле үзәкләрнең Бөтенроссия конкурсында җиңде. Конкурс нәтиҗәләрен Рязаньда VII Бөтенроссия КФҮ форумында хәбәр иттеләр.

Татарстанда «КФҮнең җирле үзидарә органнары белән электрон рәвештә үзара хезмәттәшлеген оештыру» проектын уңышлы тормышка ашыру документларны кәгазь рәвешендә башкарма комитетларга җибәрүне булдырмаска, ә иң мөһиме – гаризаларны рәсмиләштерү сыйфатын һәм гражданнарга муниципаль хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре буенча консультация бирүне шактый җиңеләйтергә һәм арттырырга мөмкинлек бирде. 

"Проектның югары баскычы безнең учреждение базасында уку үзәге булдыру булды, аның ярдәмендә КФҮ һәм хакимият органнары белгечләре үз квалификацияләрен арттыралар, шулай ук психологик күнекмәләр алалар һәм шәхси сыйфатларын үстерәләр, бу аларга гражданнар белән көндәлек эштә ярдәм итә", – диде ТР КФҮ ДБУ директоры Ленара Мөзәффәрова.

Бүләкне Татарстан КФҮ җитәкчесе Ленара Мөзәффәровага статс-секретарь – Россия Икътисади үсеш министры урынбасары Алексей Херсонцев тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International