30 сентябрьдә «Phygital Saba» ярышларының тантаналы ачылышы узды. Бу беренче уеннардан муниципаль турнирлар сериясе башлана. Ачылу тантанасы ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү министры Айрат Хәйруллин һәм Саба муниципаль районы башлыгы һәм район Советы рәисе Рәис Миңнеханов катнашында узды.
"Фиджитал-спорт юнәлеше популярлаша бара. "Phygital Saba" проекты - физик активлыкны һәм виртуаль чынбарлыкны куллануны берләштерүче ярышларның инновацион формасы. Киләчәктә ярышларны республиканың башка муниципаль районнарында да уздырырга планлаштырабыз", - дип билгеләп үтте Айрат Хәйруллин.
"Phygital Saba" -ТР Цифрлаштыру министрлыгы тарафыннан ТР фиджитал спорт федерациясе, CyberPark Arena, ИТ-парк белән берлектә гамәлгә ашырыла торган мәктәп укучылары һәм студентлар арасында Татарстан Республикасында фиджитал спортны үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән региональ проект.
2 көн дәвамында 160 укучы 4 дисциплинада ярышты, аларның һәрберсе физик һәм цифрлы өлешләрдән тора.
Фиджитал ярышлар Татарстан Республикасының башка муниципаль районнарында да дәвам итәчәк, һәм иң көчле спортчыларны ачклап, югары дәрәҗәдәге ярышларга, шул исәптән 2024 елда Казанда узачак «Киләчәк уеннары» на әзерләргә мөмкинлек бирәчәк.