Бүген Казанда Петербург урамындагы ИТ-паркта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе әгъзалары, министрлык каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары, министр урынбасарлары, ведомство карамагындагы оешмалар җитәкчеләре, министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, шулай ук Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлегенең баш киңәшчесе Никонов Руслан Викторович катнаштылар.
Утырыш Министрлык тарафыннан расланган коррупциягә каршы тору чаралары планын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.
Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин үзенең сәламләү сүзендә министрлык тарафыннан цифрлы үсеш проектларын гамәлгә ашыруда да, коррупцион хокук бозуларны профилактикалауда да коррупциягә каршы тору чараларына игътибар бирелүен билгеләп үтте.
«Татарстан Республикасы цифрлы трансформация үзәге» ДКУда сатып алуларны анализлау турындагы доклад белән учреждение җитәкчесе Алексей Едельсков чыгыш ясады.
«Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы» бюджет акчаларын максатчан куллану турында мәгариф учреждениесе директоры Юрий Багров сөйләде.
Утырыш ахырында Цифрлы үсеш министры сатып алуларга системалы якын килүнең әһәмиятен һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеген гамәлгә ашыру кысаларында бюджет акчаларын куллануның нәтиҗәлелеген ассызыклады.
Исегезгә төшерәбез, коррупциягә каршы тору барлык дәүләт хакимияте органнары, учреждениеләре, оешмалар, иҗтимагый берләшмәләр һәм яшьләр хәрәкәтләре өчен актуаль эшчәнлек юнәлешләренең берсе булып тора.