Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Казан федераль университетының Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институтының беренче курс студентларына Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын тапшыру тантанасы узды.
1 нче курстагы 30 студент мәгълүмат технологияләре өлкәсендә белем алу өчен грантлар ала. 2023 елда 1 нче уку елында сумма 189 960 сум тәшкил итә. Грант алучыларның географиясе төрле төбәкләр: Казан -11 кеше, Татарстан – 8 кеше, Башкортостан – 3 кеше, Көньяк-Сахалинск шәһәре – 2 кеше, Самара өлкәсе – 2 кеше, Ямал-Ненец АО – 1 кеше, Марий Эл – 1 кеше, Чувашия – 1 кеше, Мариуполь – 1 кеше.
Студентларга Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин грантлар тапшырды. Чарада шулай ук КФУның цифрлы трансформация һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры Дмитрий Пашин, КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты директоры Михаил Абрамский катнаштылар.
"Грант системасы ИТ-профильле сәләтле студентларга ярдәм итүгә, республикада иң яхшы кадрларны саклап калуга юнәлдерелгән. Без моңа зур игътибар бирәбез,чөнки тармакның төп үсеш ноктасы - республика өчен мөһим булган мәсьәләләрне компетентлы хәл итәчәк профессионаллар. Укуга грантлар алган яшьләр студентлар эскәмиясенә кадәр үк үзләренең белемнәрен һәм көчле якларын күрсәттеләр. Илебезнең иң яхшы университетларының берсендә уку гранты – шәһәр һәм республиканың эре һәм танылган компанияләрендә хыял эшен табу, файда китерү һәм тормышка ашыру мөмкинлеге ул", - диде ТР цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.
Грантлар Институт студентларына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 14 августындагы 598 номерлы карарына ярашлы рәвештә 2011 елдан башлап ел саен бирелә, алар «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм проекты максатларында бөтен Россиядән һәм БДБ илләреннән иң яхшы абитуриентларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.