Мегафон Татарстан башкаласында мобиль интернетны тизләтте

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Казанлылар күбрәк мобиль трафик куллана башлады. Мегафон аналитиклары 2023 елның августында мәгълүмат тапшыру күләме, 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 41% ка арткан дип саный.

Ел башыннан шәһәр халкы һәм кунаклары, компания абонентлары 50 мең терабайт мәгълүмат йөкләгән – бу төбәкнең гомуми интернет‑трафигының 40% ы. Ихтыяҗ артуга җавап итеп, оператор инженерлары телеком‑инфраструктураны модернизациялиләр һәм шәһәрнең барлык районнарында челтәрнең эш зонасын киңәйтәләр. Башкарылган эшләр гамәлдәге база станцияләреннән йөкләнешне киметергә, каплауны, сыйдырышлылыкны һәм тоташу тизлеген арттырырга ярдәм итә.

«Видный», «Нобелевский», «Уникум на Новаторов», «Огни Казани», «Авалон Сити» һәм башка торак комлпексларда мобиль интернет тизлеге арттырылды. Иске Татар бистәсендә, Урман аръягы бистәсендә һәм «Ак чәчәкләр» бульвары янында сигнал тотрыклылыгы көчәйде. 

Яхшыртулар шулай ук Меридианная урамында узды, анда республика башкаласының иң күп йөкли торган база станциясе урнашкан. Ай саен аның аша 50 терабайттан артык интернет-трафик үтә, бу башка шәһәр элемтә объектларындагы уртача күрсәткечтән өч тапкыр күбрәк.

Өстәмә база станцияләрен оператор шәһәр халкы күпләп яшәгән урыннарда һәм аз катлы төзелешле бистәләрдә куя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International