Бүген Татарстан цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Татарстанда элемтә тармагына багышланган коллегия утырышында 2023 елның беренче яртыеллыгына йомгак ясады. Төп доклад белән министр урынбасары Альберт Яковлев чыгыш ясады.
Татарстанның 100дән 500гә кадәр кеше яшәгән 77 аз санлы авыл җирлегендә быел цифрлы тигезсезлекне бетерү программасы буенча база элемтә станцияләре урнаштырылачак.
"Татарстанда 3,1 меңнән артык торак пункт бар. Без аларның саны буенча иң зур төбәкләрнең берсе, һәм шуңа да элемтә операторларының инвестицияләре һәрвакытта да аз санлы торак пунктларга барып җитми. Цифрлы тигезсезлек барлыкка килде, аны бетерү - гомумроссия масштабындагы социаль әһәмиятле бурыч", – дип белдерде министр урынбасары.
Бер ел эчендә мобиль интернет трафигы 11 процентка, челтәрле интернет 20,8 процентка арткан. Интернет-трафик куллану күләме буенча Татарстан шулай ук Идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче урында тора.
Россия Цифрлы үсеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2022 елда элемтә операторларының капиталь кертемнәре күләме - бөтен Россия буенча 350 млрд сумга якын. Экспертлар агымдагы елда да чагыштырмача күләмдә инвестицияләр кертүне фаразлый. Татарстанда агымдагы елда мобиль элемтә операторларының инфраструктураны үстерүгә инвестицияләр күләме узган ел дәрәҗәсендә булачак һәм 2 млрд сумнан артык булачак. Хезмәтләрнең сыйфатын тәэмин итү өчен элемтә операторлары база станцияләрен урнаштыруны дәвам итәләр. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында 914 база станциясе урнаштырылган һәм модернизацияләнгән.
Чара ахырында Айрат Хәйруллин элемтә тармагы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.