13 августта Россия телевизион радиотапшырулар челтәренә (РТРС) 22 ел тула.
2001 елда Россия Президенты Указы белән оештырылган предприятие тарлган радиотелеүзәкләрне бердәм җитештерү-технологик комплекына берләштерә - илнең мәгълүмат киңлегенең нигезен тәмин итә.
РТРС - телевидение һәм радио эфир трансляциясе операторы, стратегик предприятие, элемтә өлкәсендә табигый монополия. Предприятиенең цифрлы телечелтәре - дөньяда иң зурсы - 5051 тапшыру станциясен үз эченә ала һәм Россия халкының 98,6 процентын 20 мәҗбүри ачык телеканалларны һәм өч радиостанцияне кабул итү мөмкинлеге белән тәэмин итә. РТРС таратучы телерадиопрограммаларның гомуми күләме елына 570 млн сәгатьтән артып китә.
2018 елдан 2023 елга кадәр РТРС ВГТРК заказы буенча Россия Радиосы, Маяк һәм Вести ФМ радиостанцияләренең тапшыру челтәрләрен киңәйтә һәм модернизацияли (1880 нән артык FM-тапшыручы). FM-диапазонындагы «Россия Радиосы» челтәре дөньяда иң эресе булды: радиостанция программаларын 1,5 меңнән артык тапшыручы трансляцияли һәм ил халкының 88% тан артыгын колачлый.
РТРС челтәре тармак-ара күп функцияле цифрлы платформага әверелә. Предприятие инфраструктурасы гражданнарны интернет һәм мобиль элемтә, гадәттән тыш хәлләр турында төбәк һәм муниципаль хәбәр итү, экомониторинг, оператив КВ һәм УКВ - радио элемтәсе белән тәэмин итү өчен җәлеп ителә.
13 августта, истәлекле дата хөрмәтенә, РТРС телебашнялары барлык федераль округлардан бәйрәм яктыртуларын кабызачяак. «Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалының Казан телебашнясын 21.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр компания логотибы һәм шигаре яктыртылачак.