МТС Иван Шишкинның туган җирендә интернетны көчәйтте

2023 елның 30 июне, җомга

МТС, цифрлы экосистема, Алабугада элемтәне яхшырту буенча эшләрне тәмамлады. Оператор бөтен шәһәр территориясендә челтәрнең эшен оптимальләштерде һәм Алабуга кунаклары һәм халкы өчен мобиль интернет тизлеген 30 процентка арттырырга мөмкинлек бирде.

Танылган рәссам Иван Шишкинның туган җире - 19 гасырның яхшы сакланган архитектурасы белән атаклы сәүдәгәрләр шәһәре - "ачык һавада музей"

Оператор статистикасы буенча, Алабугада узучы төрле чаралар вакытында, кунакалар, туристлар күп килгән очракта, челтәргә йөкләнеш дистәләгән тапкыр арта. МТС челтәренең яңа сыйфаты һәм югары тизлекле интернет алабугалыларга һәм туристларга элемтәдә калырга һәм хәтта югары йөкләнешләр булганда да гадәти цифрлы сервислардан уңайлы файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International