Смартфон куллану сәламәтлеккә яныймы? Кайсы аппаратны сайларга? Кәрәзле элемтә куллану турындагы мифларның ялган булуын күрсәтәбез. А. Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының эксперт, физика-математика фәннәре докторы, профессор, радиоэлектрон һәм телекоммуникация системалары кафедрасы мөдире Адель Надеевка аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать иттек.
1 нче миф. База станцияләре янында яшәү куркыныч
Бу ялган. Яңа база станциясен төзегәндә проект эшләнә, аның мәҗбүри өлеше - нурланышка санитар нормаларны тикшерү. Торак бина эчендәге база станциясеннән сигнал мобиль телефоннардан, Wi-Fi роутерлардан, микродулкынлы мичләрдән һәм башка көнкүреш җайланмаларыннан сигналлар дәрәҗәсеннән күпкә түбәнрәк.
Мобиль элемтәнең кеше организмына тәэсирен бөтен дөньяда дистәләгән медицина оешмалары өйрәнгән, үз нәтиҗәләрен Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) ясаган. Табиблар бертавыштан: бер генә экспертиза да мобиль челтәрләрнең һәм телефоннарның сәламәтлеккә зыян китерә алуын исбатламаган.
2 нче миф. Смартфоннар авыруга сабыштыра ала, төймәле телефоны иң куркынычсыз
Бу миф. Кәрәзле телефонның нурланыш дәрәҗәсе ул эшләгән база станциясенә кадәр ераклыкка бәйле. Заманча смартфоннар барлык заманча стандартларда эшлиләр һәм барлык стандартларның бөтен база станцияләрен кулланалар. Иске төймәле телефон иске стандартның база станциясенә генә тоташа ала, аның ераклыгы күпкә зуррак булырга мөмкин һәм сигналның зур куәте кирәк булачак.
3 нче миф. Телефонны тәнгә якын тотарга ярамый
Өлешчә дөрес. Телефон - даими рәвештә радиосигналлар таратучы җайланма. Әлбәттә, мөмкин булганча, аның белән турыдан-туры элемтәне чикләү акыллы. Хәрәкәттән тыш, аны эш өстәленә кую, гарнитура куллану, мендәр астына куймау яхшырак.