МТС Казан зооботаника бакчасы янында телеком-җиһазларны модернизацияләде. Хәзер анда килүчеләр һәм хезмәткәрләр тизләтелгән мобиль интернеттан зооботаника бакчасының тарихи өлешендә дә, 7 гектарлык мәйданлы «Замбези елгасы. Африка» дип аталган яңа территориясендә дә файдалана ала.
Нәтиҗәдә меңләгән кеше өчен уңайлы интернет-фото һәм видео тоткарлыксыз йөкләнә, зоопарк территориясендә генә түгел, күрше торак йортларда һәм сәнәгать зонасында да интернет көчәйгән. Республиканың цифрлы командасы Татарстанда цифрлы инфраструктураны яхшырту эшен дәвам итә, шул исәптән «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты кысаларында да.