"Халык контроле" сервисына көн саен Татарстан халкынан 300дән артык гариза килә

2023 елның 23 июне, җомга

«Халык контроле» сервисына көн саен Татарстан Республикасы халкынан 126 категория буенча 300дән артык мөрәҗәгать килә.

2023 елның 5 аенда иң күп мөрәҗәгатьләр түбәндәге категорияләрдә килгән:

  • территорияне комплекслы төзекләндерү - 16,7 мең.
  • муниципаль юлларны карау һәм ремонтлау – 14,4 мең.
  • юл хәрәкәтен оештыру - 2 мең. 

Исегезгә төшерәбез, узган ел нәтиҗәләре буенча сервиста 70 мең гариза кабул ителгән иде. Системаның иң актив кулланучысы 2022 елда 3569 гариза биргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International