3 июньдә Казан шәһәре Башкарма комитетында «Парламент-2030» бөтенроссия яшьләр закон чыгару инициативалары конкурсы лауреатларын бүләкләү узды. Конкурс юбилейлы -10нчы тапкыр үткәрелә.
Конкурста Россия Федерациясенең 80 субъектыннан 48 меңнән артык югары, һөнәри һәм гомуми белем бирү оешмалары укучылары катнашты. Быел конкурста беренче тапкыр Донецк Халык Республикасы (ДНР), Луганск Халык Республикасы (ЛНР), Запорожье һәм Херсон өлкәләреннән катнашучылар булды.
«Парламент 2030» конкурсы нәтиҗәләре буенча балалар әзерләгән закон проектлары җыентыгы басылып чыгачак, ул Россия субъектлары парламентларына, Дәүләт Думасына һәм Федерация Советына җибәреләчәк.
Бүләкләү тантанасында катнашкан узган еллардагы конкурс җиңүчеләренең берсе, аның закон проекты хәзер Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасында экспертиза уза, Бөтенроссия яшьләр цифрлы парламентын булдыру тәкъдим ителгән. Бүләкләү тантанасы кысаларында Бөтенроссия яшьләр цифрлы парламенты порталы презентациясе үтте.
Әлеге парламент аппараты белән ясалма интеллект идарә итәчәк, аны «Парламент 2030» конкурсында узган елларда катнашучыларның берсе эшләнгән: «Максим» ясалма интеллекты закон проектлары эшләрен плагиатка һәм актуальлегенә, Россия Федерациясе Конституциясенә һәм федераль законнарга туры килүенә тикшерәчәк, проектларны катнашучыларга эшләп бетерү өчен җибәрәчәк, депутат ярдәмчеләрен кадрлар резервына сайлап алачак һәм башкалар.
Конкурста катнашучыларның бертавыштан кабул ителгән карары белән Бөтенроссия яшьләр цифрлы парламенты оештырылды. Проект Россиядә яфшьләр парламентаризмын үстерүгә юнәлдерелгән. Аның рәисе һәм урынбасары сайланды, алар цифрлы парламентны төзиячәк. Якын арада «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә махсус цифрлы ресурс эшли башлаячак, анда Россия Федерациясенең 18 яшьтән 45 яшькә кадәрге гражданы үзенең закон чыгару инициативасын калдыра, «Парламент 2030» конкурсында катнаша һәм Бөтенроссия яшьләр цифрлы парламенты составына сайлана алачак.