1961 елның 12 апрелендә СССР очучы-космонавты Юрий Алексей улы Гагарин дөньяда беренче булып космоска пилотлы очыш ясый.
Бу вакыйга хөрмәтенә, 12 апрельдә, Космонавтика көнендә, «Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы Казан телебашнясының тематик яктыртуын – йолдызлы күк фонында «Восток» беренче пилотлы космик корабының стартын кабызачак.
Әлеге яктырту-динамик тамаша 19.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.