Татарстанда «Цифрлы дәрес» Бөтенроссия проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. 10 мартта проект кысаларында «Адымнар-Казан» дәүләт автоном гомуми белем бирү учреждениесендә 9-10 сыйныф укучылары өчен «Бизнеста һәм программалы эшләнмәдә анализ» темасына дәрес узды. Дәресне «Югары технологияләр өлкәсендә технопарк «ИТ-парк» ДАУ катнашында Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы оештырды. Дәрес материалларын «1С» Россия ИТ-компаниясе белгечләре әзерләде.
Дәресне Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Рөстәм Һидиятуллин ачты. Министр урынбасары балаларны мәктәп эскәмиясеннән башлап цифрлы һөнәрләр нигезләренә өйрәтүнең мөһимлеген ассызыклады. Чара модераторы - «ИТ-парк» ДАУ резидентлары белән эшләү һәм тышкы элемтәләр буенча директор урынбасары Ләлә Бикчентаева аналитика инструментларын өйрәнүнең актуальлеген билгеләп үтте.
Шулай ук дәрес кысаларында укучылар метриканың нәрсә икәнен, гомуми мәгълүмат анализы схемасының нинди адымнардан торганын, бизнес өлкәсендә дә, цифрлы продуктлар эшләү өлкәсендә дә аналитиканың нинди күнекмәләре кирәклеген белделәр. Бу хакта өлкән сыйныф укучыларына «1С» фирмасының проект менеджеры, «КФУның цифрлы кафедралары» проекты җитәкчесе Алена Шаронова, «Мәгълүмати Бизнес Карарлар» компаниясендә үсеш буенча директор Юлия Лунина сөйләде.
Белемнәрен ныгыту өчен укучылар уен-тренажерда күнегүләр ясый алалар, аның кейслары реаль мәсьәләләрне хәл итүгә чумарга мөмкинлек бирә.