Татарстанда студентлар өчен кибер куркынычсызлык буенча лекцияләр циклы башланды

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

27 февральдә һәм 1 мартта КАИ университеты базасында Innostage компаниясе тарафыннан Вузара мәгълүмати куркынычсызлык мониторингы үзәге проекты кысаларында оештырылган кибер куркынычсызлык буенча лекцияләр узды. Бу - компаниянең кибер куркынычсызлык укыту-гамәли лабораторияләрендә катнашучыларны эшкә әзерләүгә юнәлдерелгән белем бирү программасы.

Кереш теоретик курсны 120дән артык тыңлаучы узды - студентлар, укытучылар һәм дүрт терәк югары уку йорты (КАИ, КДЭУ, КФУ, Иннополис Университеты) хезмәткәрләре. Курстан алар мәгълүмат куркынычсызлыгы мониторинг үзәкләренең нәрсә икәнен һәм нинди булуын белделәр. Innostage экспертлары үзәкләр составына нинди функцияләр керә, нинди рольләр бар, хезмәткәрләр нәрсә өчен җаваплы, дежур смена аналитиклары нинди процесслар буенча эшли һәм башкалар турында сөйләделәр.

Тыңлаучылар өчен белем бирү юнәлешендә чираттагы этап "Positive Technologies" уку порталына проект кысаларында эшләргә тиешле мониторинг системаларын өйрәнү, шулай ук Innostage IRP автоматлаштырылган җавап бирү чараларының мөмкинлекләрен онлайн-демонстрацияләр үткәрү булачак, шуннан соң һәр вуз базасында практик лаборатор эшләр башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International