Татарстанда иң эре чыбыклы электр элемтәсе операторы "Таттелеком"га 134 ел

2022 елның 27 ноябре, якшәмбе

Оператор тарихы, Казан шәһәр телефон челтәре рәсми рәвештә ачылгач,1888 елның 27 (15) ноябреннән башлана. 1998 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасы элемтә министрлыгының «Казан шәһәрара телефон-телеграф станциясе» аерымланган структур бүлекчәсе базасында «Таттелеком» электр элемтәсе идарәсе» дәүләт унитар предприятиесе төзелде.

Телефон челтәренең 70 абонентыннан башлап, бүгенге көндә компания республиканың 4 миллионга якын кешесен колачлый һәм телекоммуникация хезмәтләре базарында тотрыклы рәвештә алдынгы урында.

Узган 134 елда Татарстанның барлык административ үзәкләрендә компаниянең 44 филиалы эшли башлады. Оператор абонентларга элемтә хезмәтләренең бөтен комплексын тәкъдим итә: җирле һәм зона телефон элемтәсе, интернет челтәренә керү, кабель һәм интерактив цифрлы телевидение, мобиль элемтә.

«Таттелеком» ГАҖ җәмгыятьнең тормыш эшчәнлегенең төп өлкәләрен цифрлаштыруда актив катнаша, республиканың ерак районнарын элемтә белән тәэмин итә һәм бөтен Татарстан буенча куркынычсыз мохит булдыруда катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International