Татарстан РКХ цифрлы клиниканың халыкара статусын алды

2022 елның 11 ноябре, җомга

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе цифрлы клиника стандартларына туры килүен раслаучы HIMSS* халыкара сертификациясен узды.

Цифрлаштыру елында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының әйдәүче медицина учреждениесен пилот режимда модернизацияләү турында карар кабул итте. Бүгенге көнгә HIMSS - дөньяда медицина мохитен мәгълүматлаштыру сыйфатын һәм медицина мәгълүмат системаларының нәтиҗәлеген бәяләүче бердәнбер оешма.

"Президент ярдәме белән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының әйдәп баручы хастаханәсе безнең структурада беренче цифрлы клиника булды. Быел Республика клиник хастаханәсе медицина ярдәме күрсәтү процессларының тулы үзгәрешен кичерде. Бу- Цифры үсеш министрлыгының төп проектларының берсе, без аны быел бергәләп тормышка ашыра алдык. РКХнең һәр хезмәткәренә рәхмәтемне белдерәм, чөнки сезнең ярдәм белән пациентлар имин һәм тиз медицина ярдәме алачак", – диде ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.

Цифрлы клиника исемен алу өчен, РКХ HIMSSның 6 дәрәҗәсендәге таләпләренә туры килергә тиеш иде. Бүгенге көндә халыкара стандартлар буенча дөньяның 900гә якын клиникасы аккредитацияләнгән.

"Республикада сәламәтлек саклау өлкәсенә һәрвакыт зур игътибар бирелә, ә Цифрлаштыру елында без әлеге тармакның үзенчәлекле һәм масштаблы проектын тормышка ашырырга теләдек, халкыбыз һәм табибларыбыз бу үзгәрешләрне чынлап та тоярга тиеш дип санадык. Һәм мин моңа ирештек дип саныйм: Республика клиник хастаханәсе табиблары уңайлы эш урыннары, яңа мәгълүмати система һәм инфраструктуралы булдылар, ул аларга төрле медицина хезмәтләрен сыйфатлы, тиз һәм хаталарсыз күрсәтергә ярдәм итәчәк, ә пациентлар үзләрен имин хис итә алалар, теләсә кайсы табиб яки шәфкать туташы аларга нәкъ менә күрсәтелгән манипуляцияләр һәм процедуралар турында беләчәк, ә мобиль кушымта аларга Республика клиник хастаханәсе табибларының игътибарында булырга мөмкинлек бирәчәк", — дип нәтиҗә ясады ТР цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International