РФ спорт министры Б. Рәмиев исемендәге ИТ-паркта булды

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге яңа ИТ-паркта Россия Федерациясе спорт министры Олег Васильевич Матыцин булды. Очрашуда Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Сергеевич Кравцов, Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министры Айрат Ринат улы Хәйруллин, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Александрович Леонов катнашты.

Визитның төп максаты - Казанда масштаблы «Киләчәк уеннары» чарасын уздыруга әзерлек кысаларында ИТ-парк мәйданчыгы инфраструктурасы белән танышу.

Реаль һәм виртуаль дөньяда спорт дисциплиналарын берләштергән беренче югары технологияле ярышлар 15 дисциплинада узачак, алар үз эченә классик спорт, киберспорт, виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлыкта ярышлар, шулай ук XXI гасыр технологияләренә нигезләнгән дисциплиналарны алачак.

Визит кысаларында Россия Федерациясе спорт министрына бинаның төп урыннары, шул исәптән Идел буендагы иң зур «Киберпарк Арена» инновацион мәйданчыгы, балалар ИТ-паркы, «Цифрлы китапханә» (коворкинг), шулай ук стартап-проектлар үсеше өчен «Startup Hub» мәйданчыгы тәкъдим ителде.

Искәртик, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк 30 августта ачылды. Бина «Спартак» фабрикасы урынында төзелгән һәм Цифрлаштыру елы кысаларында гамәлгә ашырыла торган әлеге проект югары технологияле компанияләр үсеше өчен 50 000 кв.метр мәйданнан гыйбарәт, анда 4 000 яңа югары квалификацияле эш урыны булдырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International