"122" кайнар линиясенә 1 199 826 шалтырату килгән

2022 елның 20 июле, чәршәмбе

2021 елның 14 гыйнварыннан башлап "122" номеры аша татарстанлылар вакцинациягә языла ала. Бу хезмәттән республиканың 29 893 кешесе файдаланган инде.

COVID-19 сораулары буенча кайнар линия эшли башлаганнан бирле "122" номерына 1 199 826 шалтырату килгән.

Татарстанлыларга коронавирус мәсьәләләре буенча 50дән артык оператор һәм «Лилия» телефон роботы консультация бирә.

Халык күбрәк коронавируска анализларның әзерме-юкмы икәнен, аларны тапшыру урынын, поликлиникаларның эш сәгатьләрен белү өчен шалтырата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International