Хөкүмәт 2024 елга кадәр чит ил цифрлы карарларын импортлауны алмаштыруны финанслауга бюджеттан 37,1 млрд. сум бүлеп бирергә ниятли. Шул ук вакытта икътисадның төрле секторларының ихтыяҗларына ярашлы рәвештә, Россия премьер-министры Михаил Мишустин йөкләмәсе буенча булдырылган 35 индустриаль компетенцияләр үзәге (ИЦК) эшләүгә заказ формалаштырачак.
ИЦКны тармакның әйдәп баручы компанияләре җитәкчеләре җитәкләячәк, ә анда тармак предприятиеләре вәкилләре, экспертлар һәм вендорлар катнашачак – аларның персональ составын комитетлар министрлык белән килештерергә тиеш булачак.
Һәр проект буенча финанслау күләме якынча 80% тәшкил итәчәк. Программа тәэминаты эшләнгәннән соң, ул кайсы предрпиятие техник биремен формалаштырган, шунда гамәлгә кертеләчәк. .
Шул ук вакытта Хөкүмәттә эшләнелә торган проект универсаль гына түгел, ә экспортка юнәлгән булырга тиеш, дип исәплиләр.
Вендорлар эшкә октябрь аенда керешәчәкләр дип планлаштырыла.