«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Агроволга» агросәнәгать күргәзмәсе уза. Татарстан цифрлы үсеш министрының беренче урынбасары Илья Начфин авыл хуҗалыгы тармагын цифрлаштыру темасы буенча фикер алышуда катнашты һәм бүген бизнес өчен мөмкин булган ярдәм чаралары һәм грантлар, шулай ук «Минем субсидияләр» сервисы турында сөйләде, анда 59 ярдәм чарасы тәкъдим ителгән.
"Россиядә бүген 100 гә якын ярдәм чарасы гамәлдә, һәм эшмәкәр һәрвакытта да кайсы ведомствога мөрәҗәгать итәргә мөмкин икәнлеген белми, — дип билгеләп үтте Илья Навин. - Эшкуарларның дәүләт белән хезмәттәшлеге тәҗрибәсен яхшырту өчен, Татарстанда "Минем субсидияләр" платформасы булдырылган һәм кулланыла. Ул цифрлы рәвештә субсидия алырга мөмкинлек бирә. Хәзер ярдәм алу, Яндек.Еда аша заказ бирү яисә электрон китап сатып алу кебек җиңел".
Субсидия банк картасына яки платформадагы шәхси кабинетка бәйле исәп-хисап счетына киләчәк. Платформа дәүләттә булган мәгълүматларны максималь рәвештә куллана, ягъни бизнесменның салым, Пенсия фондына, Росреестрга барырга кирәклеге юк. Ведомствоара электрон багланышлар системасыннан 29 мәгълүмат автомат рәвештә «Минем субсидияләр»гә килә.
Бүген «Минем субсидияләр»дә авыл хуҗалыгына, производствога, мәгарифкә һәм туризмга кадәр ярдәм итү буенча барлык республика чаралары гамәлгә ашырылды. Сервис аша якынча 2 млрд. сумлык 100 меңнән артык гариза бирелгән, шул исәптән агросәнәгать комплексына - 1,3 млрд.сумнан артык.
Якындагы планнарда «Минем субсидияләр» не бердәм федераль ГосТех платформасында җәелдерү каралган.