Бүген ТР Цифрлы үсеш министрлыгы коллективына министрның яңа урынбасарын тәкъдим иттеләр. Ул - элек «Таттелеком» ГАҖ коммерция директоры, корпоратив клиентлар белән эшләү буенча директоры булып эшләгән 47 яшьлек Рөстәм Һидиятуллин.
Ведомствода Рөстәм Һидиятуллин дәүләт секторын һәм икътисадны цифрлы трансформация проектларын гамәлгә ашыру, «Цифрлы икътисад» карарларын тормышка ашыру өчен дәүләт грантларын җәлеп итү, Татарстан Республикасы икътисады өчен цифрлы карарлар спектрын киңәйтү һәм халыкның цифрлы компетенцияләрен үстерү өчен җавап бирәчәк.
Рөстәм Һидиятуллин 1974 елның 11 августында ЯАССР ның Сангар бистәсендә туган. А. Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетын "Күп каналлы телекоммуникация системалары" белгечлеге буенча (инженер) тәмамлаган. Телекоммуникацион тармакта 27 елдан артык эшли.