Россия мәгълүмати технологияләрне үстерү фонды Россия IT өлкәдә эшкәртүчеләр өчен грант ярдәме программасын гамәлгә кертергә әзерләнә. Быелга һәм киләсе елга планлаштырылган акча күләме 1,5 млрд. сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итте Фонд генераль директоры киңәшчесе Михаил Азовцев.
"Еш кына компания продуктка ия, бик көчле программа язучылар командасына ия. Әмма продуктны нишләтергә икәнен белмиләр. Ягъни аны ничек алга этәрергә, кемгә сатарга, реклама кампаниясен ничек төзергә икәнен аңламыйлар", - диде ул.
Азовцев яңа чара әлеге каршылыкларны бетерүгә ярдәм итәр, шулай ук маркетингка грантлар белән ярдәм итү чараларының линейкасын тулыландырыр, дигән ышаныч белдерде. 2022 һәм 2023 елларга планлаштырылган акчалар күләме якынча 1,5 млрд. сум тәшкил итәчәк.
РФРИТ грантларын алу өчен IT-компанияләрдән гаризалар күләме 2022 елның узган айларында узган ел нәтиҗәләреннән артып киткән. Бу вакытка 250 дән артык гариза килгән. 2022 елда Россия IT-компанияләренә грант ярдәме алу өчен каралган сумма узган ел белән чагыштырганда 4,5 млрд. сумга кадәр арткан. Бу - Россия IT-чишелешләрен эшләүгә һәм аларны гамәлгә кертүгә грантлар.
Иң күп заявканы Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Татарстан компанияләре бирә. Узган ел нәтиҗәләре буенча грантның уртача күләме 100 млн. сумнан аз гына артып китә.