Пенсионерларның шәхси казанышлары буенча «Интернетка рәхмәт-2022» дигән 8 нче Бөтенроссия конкурсы башлап җибәрелде

2022 елның 17 мае, сишәмбе

Конкурста катнашу өчен компьютерда һәм интернет челтәрендә эшләргә өйрәнгән, шулай ук махсус курсларны тәмамлаган өлкән яшьтәге (50+) пенсионерлар һәм өлкән яшьтәге гражданнар чакырыла.

Конкурс «Россия Пенсия фонды» һәм «Ростелеком» ГАҖ тарафыннан үткәрелә, шулай ук оешмада өлкән буын гражданнарының компьютер һәм интернет грамоталылыгын үстерү буенча милли мәнфәгатьләрне тормышка ашыруның Координацион үзәге дә булышлык күрсәтә.

Конкурс номинацияләре:

«Gosuslugi.ru порталы: минем тәҗрибә»;

«Минем интернет-казанышларым»;

«Интернет-эшмәкәр»;

«Минем иҗтимагый интернет-инициатива»;

«Мин — интернет-йолдыз».

Конкурс эшләре 2022 елның 16 октябренә кадәр кабул ителәчәк, ә конкурс нәтиҗәләрен 2022 елның ноябрь-декабрь айларында ясау планлаштырыла. Конкурста катнашу өчен сайтта гариза бирергә кирәк: azbukainterneta.ru/konkurs/zayavka/

Җиңүчеләрне конкурс комиссиясе билгеләячәк. Исегезгә төшерәбез, узган ел конкурста 79 регионнан 5 меңнән артык пенсионер катнашты. Иң актив төбәк номинациясендә Татарстан Республикасы җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International