«Интеллектуаль предприятиене төзү технологияләре» программасы буенча квалификация күтәрү курслары Казан дәүләт энергетика университеты базасында уза.
Курслар информатика һәм мәгълүмати-идарә системалары кафедрасында - Цифрлы технологияләр һәм икътисад институты директоры, кафедра мөдире Юлия Торкунова җитәкчелегендә - Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының ярдәме белән оештырылды.
Тыңлаучылар арасында - КДЭУ укытучылары һәм республиканың алдынгы предприятиеләре җитәкчеләре: «Татэнерго» АҖ, «Татнефть» ГАҖ, «Агросила» АҖ, «КВАРТ» АҖ, «КМПО» АҖ, «Казан» халыкара аэропорты АҖ, «Татспиртпром» АҖ, «АК БАРС БАНК» ҖАҖ, «ТатАИСЭнерго» ҖЧҖ, «Казаноргсинтез» ГАҖ, «Нәфис Косметикс» АҖ һәм башкалар.
- Без «Алгарыш» мәгариф программасы буенча икътисадны цифрлаштыру өлкәсендә белгеч чакыруга Татарстан Хөкүмәте грантын оттык. Курсларның темасы - "Интеллектуаль предприятиене төзү технологияләре" Республика Хөкүмәте карары белән предприятие җитәкчеләрен цифрлаштыру стратегиясен эшләргә өйрәтү зарурилыгына тулысынча тәңгәл килә , - ди Юлия Торкунова.
Курсларны «Политехник-SAP» компетенция Халыкара Академия үзәге - Санкт-Петербург политехника университетының «Яңа җитештерү технологияләре» Милли технологик инициатива үзәгенең структур бүлекчәсе директоры урынбасары Антон Амбражей алып бара.