2022 елның 27 һәм 28 апрелендә онлайн-форматта БРИКС хезмәттәшлеге альянсының һөнәри мәгариф һәм белем бирү өлкәсендә конференциясе уза.
Чара Кытай Халык Республикасының Һөнәри мәгариф һәм һөнәри белем бирү департаменты тарафыннан оештырылды. Конференциядә колледжлар, предприятиеләр, тармак оешмалары һәм фәнни-тикшеренү институтлары вәкилләре катнаша.
БРИКС һөнәри мәгариф һәм белем бирү Альянсы комитетында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы вәкиле итеп Һөнәри белем бирүне үстерү институты җитәкчесе Наталия Золотарева билгеләнде.
Альянс әгъзаларына Россиянең төрле төбәкләреннән 25 колледж директорлары, шул исәптән «МЦК-КТИТС» ДАҺБУ директоры Юрий Николаевич Багров та керде.