РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган карар буенча РФ Цифрлы үсеш министрлыгы каршында аккредитацияләнгән ИТ-компанияләр, льготалы кредит алырга дәгъва итү өчен, кредит килешүенең гамәлдә булу срогына дивидендлар түләүдән баш тартырга тиеш булачаклар.
Тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.
Шулай ук компанияләр кредит килешүе гамәлдә булган чорда, 2022 елның 1 мартына карата хезмәткәрләрнең исемлек буенча уртача санының кимендә 85% ын саклап калырга тиеш. Хезмәткәрләрнең хезмәт хакын инфляция күләменә индексацияләү, ким дигәндә, елга бер тапкыр үткәрелергә тиеш.