Казанда балалар ИТ-паркы ачылды

2022 елның 1 марты, сишәмбе

Казан ИТ-паркы территориясендә Балалар ИТ-паркы — уникаль белем бирү мәйданчыгы ачылды, анда балалар робототехника һәм прототиплаштыру өлкәсендә белем ала алачак.

Ачылу форсатыннан "Робосабантуй-2022" балалар өчен технологияләр һәм робототехника буенча төбәкара фестиваль узды. Аның оештыручылар — «Бала-Сити» гомуми белем бирү оешмасы һәм "«РобоЛенд» робототехника һәм сәнәгать дизайны лабораториясе " өстәмә белем бирү оешмасы.

Бәйрәм бөтен Татарстаннан һәм Идел буеның берничә регионыннан 500 яшь робот уйлап табучысын җыйды. Фестиваль Балалар ИТ-паркының беренче рәсми чарасы булды.

Балалар ИТ-паркы мәйданчыгында робототехника әйдәп баручы юнәлеш булачак, дәресләр инде алып баыла.

Фестивальнең үзенчәлеге шунда: анда 4 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балалар катнаша. Бу Россиядә югары технологияләр өлкәсендә кече яшьтәге мәктәп укучылары ярыша торган бердәнбер зур чара: мондый конкурсларның күбесе 9 сыйныфтан башлап өлкәнрәк яшьтәге балаларның катнашуын күздә тота.

+7 (843) 235-18-97 телефоны буенча яки Балалар ИТ-паркы Инстаграм-аккаунты аша юнәлешләр турында тулы мәгълүмат алырга яки балалар ИТ-паркында белем алуга язылырга мөмкин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International