Чаллыда 3D технологияләр буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

Чаллыда «Кванториум» балалар технопаркы, Санкт-Петербургның «3Д Мәгариф ассоциациясе» белән берлектә, 3D технологияләр буенча 7 нче Ачык Бөтенроссия олимпиадасының төбәк сайлап алу этабын үткәрде. Чара «Киләчәк инженерлары: мәгарифтә 3D технологияләр» проектын үстерү кысаларында узды.

Татарстанның 40тан артык яшь модельчысы «Кванториум» балалар технопаркына үз көчләрен сынап карарга һәм 3D-технологияләрдә үз белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтергә килде.

6 сәгать эчендә аларга тәкъдим ителгән биремнәрнең берсе – «Мәктәп ашханәсенең акыллы сервис-роботы», «Мәктәпне акыллы яктырту системасында «акыллы лампа» моделе һәм прототипы» һәм «Китапханәдә тавыш (шау) дәрәҗәсен билгели торган җайланма моделе һәм прототипы» эшләргә туры килде.

Модельчылар эшенең нәтиҗәсе – сызымнар (кәгазьдә дә, электрон вариантта да), CAD-модельләр һәм максималь басу сыйфаты булган прототиплар.

Конкурста «Кванториум» балалар технопаркыннан, Чаллы шәһәренең 38, 30 нчы урта белем мәктәбеннән һәм Азнакай шәһәренең 4 нче лицееннан, Алабуга шәһәренең 10 нчы мәктәбеннән командалар җиңү яулады.

Иң яхшы командалар Татарстан Республикасы данын 3D технологияләр буенча апрель аенда Анапада узачак 7 нче ачык Бөтенроссия олимпиадасында яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International