КФҮтә «бер тәрәзә» принцибы буенча күрсәтелә торган хезмәтләрнең кайберләре үзгәрде

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Хөкүмәт карары белән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә (КФҮ) «бер тәрәзә» принцибы буенча күрсәтелергә мөмкин булган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр исемлегенә үзгәрешләр кертелде – Пенсия фонды (ПФР) хезмәтләре өстәлде, ә төбәкләр карамагында булган кайбер хезмәтләр төшереп калдырылды.

Искәртеп узабыз, 2022 елның 1 гыйнварыннан илдә кайбер социаль түләүләрне РПФ аша «бер тәрәзә» системасына күчерү турындагы закон үз көченә керде. Шулай ук кайбер пособиеләрне билгеләү дәүләт хезмәтләренең бердәм порталына күчерелгән һәм актив рәвештә башкарыла (гариза бирмичә), шуңа күрә мондый хезмәтләрне КФҮ күрсәтүдән туктаган.

Исемлеккә РФ Пенсия фондының тугыз хезмәте өстәлде:

  • атом-төш сынаулары һәм техноген катастрофалар аркасында радиация йогынтысына дучар ителгән гражданнарга социаль ярдәм чараларын бирү;
  • хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чараларын күрсәтү;
  • медицина күрсәткечләре нигезендә транспорт чаралары булган инвалидларга (шул исәптән инвалид балаларга) транспорт чаралары хуҗаларының граждан җаваплылыгын мәҗбүри иминләштерү шартнамәсе буенча түләнгән иминият премиясеннән 50% күләмендә компенсация бирү;
  • чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтүче хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына бер тапкыр бирелә торган пособие бирү;
  • йөклелек чорында эштән азат ителгән хатын-кызларга, йөклелек һәм бала табу буенча отпускка киткән затларга, оешмалар юкка чыгуга һәм башка шартларга бәйле рәвештә бала карау буенча отпуск чорында эштән азат ителгән затларга, шулай ук вакытлыча эшкә яраксызлык очрагына һәм ана булуга бәйле рәвештә мәҗбүри социаль иминиятләнергә тиешле затларга бер тапкыр бирелә торган пособие бирү;
  • чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособие бирү;
  • йөклелек чорында эштән азат ителгән хатын-кызларга, йөклелек һәм бала табу буенча отпуск чорында оешмалар юкка чыгуга бәйле рәвештә һәм башка сәбәпләр буенча (документ текстында санап үтелгән) баланы карау буенча отпуск чорында эштән азат ителгән затларга, шулай ук вакытлыча эшкә яраксызлык очрагына һәм ана булуга бәйле рәвештә мәҗбүри социаль иминиятләнергә тиешле затларга айлык пособие бирү;
  • баланы гаиләгә тәрбиягә тапшырганда бер тапкыр бирелә торган пособие бирү;
  • йөклелек чорында эштән азат ителгән хатын-кызларга, йөклелек һәм бала табу буенча отпускка, оешмалар юкка чыгуга бәйле рәвештә һәм башка сәбәпләр аркасында бала карау буенча отпуск чорында эштән азат ителгән затларга йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр бирү.

РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр исемлегеннән җиде пункт төшереп калдырылды:

  • Чернобыль АЭС һәлакәте нәтиҗәсендә һәлак булган гражданнарны җирләү эшен оештыруны үз өстенә алган гаилә әгъзаларына яки затларга, нур авыруы һәм Чернобыль һәлакәте аркасында килеп чыккан башка авырулар нәтиҗәсендә вафат булган гражданнарны, шулай ук Чернобыль һәлакәте нәтиҗәсендә инвалидлар арасыннан вафат булган гражданнарны җирләү өчен пособие түләү;
  • йөклелек һәм бала табу буенча пособие билгеләү һәм түләү;
  • бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособиене билгеләү һәм түләү;
  • чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтүче хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына бер тапкыр бирелә торган пособие билгеләү һәм түләү;
  • чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособие билгеләү һәм түләү;
  • бала карау буенча айлык пособие билгеләү;
  • баланы гаиләгә тәрбиягә тапшырганда бер тапкыр бирелә торган пособие билгеләү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International