SberZ (8-11 сыйныф укучылары һәм урта махсус уку йортлары укучылары өчен) һәм SberStudent (югары уку йортларыларының студентлары, аспирантлары һәм фәнни хезмәткәрләре өчен) акселерация программалары ясалма интеллект технологияләре белән кызыксынучы яшьләр өчен өстәмә трек ача.
AI-тректа катнашучылар AI темасы буенча махсус курс уза һәм үз проектларын профильле экспертлар белән бергә беренче бизнес-нәтиҗәләргә җиткерә алачаклар.
SberZ һәм SberStudent акселерациясе өч этапта уза, гомуми вакыты сигез ай. Беренче этап онлайн-лекцияләрдән һәм цифрлы продуктларны булдыру инструментлары белән танышудан тора. AI-тректа катнашучылар бу этапта AI биометриядә һәм таргетлы рекламада ничек эшли, медицинада ничек кулланыла, шулай ук ничек AI-стартап өчен идеяне табарга һәм бәяләргә, аның перспективаларын белән ала.
Икенче этапта катнашучылар командаларны формалаштыралар һәм стартап-трекерлар арасыннан шәхси остазлары белән бергә MVP (яки Minimum Viable Product, «тормышка минималь дәрәҗәдә сәләтле продукт») өстендә эшли. Трекерлар белән эшләүдән тыш, алар шулай ук ясалма интеллект академиясенең профильле экспертларыннан шәхси консультацияләр алачак.
Уку вакытында иң зур алгарыш күрсәткән иң яхшы командалар өченче этапка күчәчәк – сынау көнендә чыгыш ясаячаклар, анда Сбер җитәкчелегенә, инвесторларга, технологик корпорацияләргә һәм Россия югары уку йортлары ректорларына үз эшләнмәләрен күрсәтәчәкләр. Сынау көнендә җиңүчеләр приз фондын бүлешәчәк, ә мәктәп командаларыннан җиңүчеләр моңа өстәмә рәвештә БДИга баллар һәм югары уку йортларына кергәндә башка өстенлекләр алачак, җиңү яулаган студентлар проектлары Moscow Seed Fund грантлары алачак.
Программаларда катнашу бушлай. Теркәү өчен әзер бизнес-проект яки хәтта идея дә кирәкми – аны программа барышында табарга ярдәм итәчәкләр.
Гаризаны 14 февральгә кадәр тапшырырга мөмкин.