Тармак эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре һәм 2022 елга планнар

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстанның Цифрлы үсеш министрлыгы узган елдагы эшкә йомгак ясады һәм республикада Цифрлаштыру елы планнарын анонслады.

2021 ел нинди булды?

✔️ ️Тармакның тулай кереме 18% ка — 30 млрд. сумга кадәр артткан

✔️ Уртача хезмәт хакы 20% ка — 75 136,4 сумга кадәр арткан. 

✔️ Татарстанда 7,7 млн гамәлдәге сим-карта бар

✔️ ️Смартфоннар саны 5%ка арткан - 8 миллионга кадәр

✔️ ️Чыбыклы интернет абонентлары саны 3,3% ка — 1,1 миллионга кадәр арткан

✔️ ️Мобиль интернет абонентлары саны 8% ка артты — 4,5 миллионга кадәр 

✔️ ️Казан метрополитенында һәм Иннополиста 5G ике сынау зонасы эшли башлады

✔️ ️76 массакүләм социаль әһәмиятле хезмәт күрсәтү электрон формага күчерелгән. Татарстан беренче булып Владимир Путин куйган бурычны үтәячәк.

✔️ Татарстанда 3,5 меңнән артык социаль әһәмияткә ия объект югары тизлекле интернетка тоташтырылган

✔️ ️Дәүләт хезмәтләре порталыннан актив файдаланучылар саны 1,6 миллионга кадәр арткан

✔️ Дәүләт хезмәтләре Порталы аша түләүләр суммасы 15% ка 30 млрд. сумга кадәр арткан

✔️ Татарстанда җәмәгать тәртибен 67 мең видеокамера контрольдә тота

✔️ «Иннополис» МИЗда 303 яңа компания килде

✔️ IT-парк резидентлары саны 2 тапкырга диярлек 336 га кадәр арткан 

✔️ Безнең ИТ-парк Сколково фондының иң яхшы региональ операторы дип танылды

 

Без 2022 елда гамәлгә ашырырга ниятлибез дип кыскача гына:

✔️ Югары тизлекле интернетка 2 мең авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты, 1,5 мең балалар бакчасы һәм 200 спорт мәктәбе тоташтырылачак

✔️ 4G ны әлегә кадәр сыйфатлы элемтәсе булмаган кешесе 500гә кадәр булган 61 авылга үткәрү

✔️ Барлык федераль автомобиль юлларын 4G элемтәсе белән каплау

✔️ Казан Кремле территориясендә 5G өченче пилот зонасын эшләтеп җибәрү

✔️ ТР Дәүләт хезмәтләре порталына яңа сервисларны чыгару. Мәсәлән, ИНН онлай алу сервисы

✔️ «Мин — төзим» платформасын бөтен Татарстанга масштаблау

✔️ «Минем субсидияләр» сервисында Икътисад министрлыгының @economy 24 хезмәтен эшләтеп җибәрү

✔️ «Забота» социаль сервисында яңа ярдәм чаралары санын арттыру һәм аларны проактив ясау

✔️ ️«Локоло» платформасында торак милекчеләренең җыелышларын онлайн-режимда үткәрү мөмкинлеген башлап җибәрү

✔️ Барлык табибларны да электрон цифрлы имза белән тәэмин итү

✔️ Барлык ФАПларны да заманча компьютер җиһазлары белән тәэмин итү

✔️ Төзелеш өлкәсендә бердәм экосистема булдыру

✔️ Экология, транспорт, юстиция өлкәләрендә бердәм мәгълүмати системаларны сафка кертү

✔️ Сәламәтлек саклау, мәгариф, авыл хуҗалыгын цифрлаштыруны дәвам итү 

✔️ Бюджет өлкәсендә эшләүче 200 мең кешене цифрлы трансформация күнекмәләренә өйрәтү

✔️ Татарстанның биш вузында цифрлы кафедралар ачу

✔️ Муниципалитетларда ИТ-паркның тагын 10 филиалын ачу

✔️ Казан үзәгендә яңа «Сан» ИТ-кварталын төзү һәм Россиядә иң зур бизнес-инкубаторны ачу

Ведомствоның нәтиҗәләре һәм планнары белән тулырак сылтама буенча танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International