Сыйфат өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премияләренә конкурска гаризалар кабул ителә башлады

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

2022 елда сыйфат өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премияләренә 26 нчы бәйге уза, алар продукция һәм хезмәт күрсәтүләр сыйфаты өлкәсендә зур нәтиҗәләргә ирешкән, шулай ук сыйфат менеджментының югары нәтиҗәле ысулларын гамәлгә керткән өчен оешмаларга тапшырыла.

Барлык алга киткән илләрдә дә идарә итү сыйфаты өлкәсендәге премияләр икътисадның конкурентлылык сәләтен үстерүнең һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруның төп инструменты булып тора. Сыйфат өлкәсендә иң танылган премияләр – Япониянең Деминг призы, АКШта Болдриджның илкүләм бүләге һәм камиллек өчен EFQM Глобаль премиясе.

Конкурс үткәрү чорында анда Россия Федерациясенең 80 субъектыннан 3500дән артык оешма катнашты: сәнәгать җитештерүе, сәламәтлек саклау, мәгариф, азык-төлек сәнәгате, хезмәт күрсәтү өлкәсе, сәүдә һәм фәнни-җитештерү эшчәнлеге. 400 дән артык оешма премия лауреатлары һәм дипломантлары булды.

Конкурста катнашу оешма эшчәнлеген бәяләү кысаларында да, эксперт комиссиясе ягыннан да системалы анализлауны күздә тота. Бәяләү критерийлар буенча үткәрелә һәм компаниянең идарә итү дәрәҗәсен яхшыртуга китерә.

Конкурста катнашучы һәм дипломант яки лауреат булган оешмалар эчке процесслар белән идарә итүнең иң яхшы тәҗрибәләрен гамәлгә кертү үрнәге булып тора.

Лауреат оешмаларга бүләкләрне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе тапшыра.

Гариза бирү, документларны карау һәм оешма менеджменты системасын читтән торып бәяләү иң яхшы дөнья практикалары белән гармонияләнгән модель буенча түләүсез башкарыла.

Конкурсны үткәрү тәртибе һәм катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны Роскомнадзор сайтында алырга мөмкин: https://roskachestvo.gov.ru/award/, шулай ук (495) 777-43-12 телефоны, доб. 211, 235, 158, e-mail: award@roskachestvo.gov.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International