Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы «Большая четверка» (МТС, Билайн, МегаФон, Tele2) операторлары белән берлектә Казахстанда гадәттән тыш хәл режимы чорында түләүсез элемтә тәэмин итү турында килеште. Сүз телефоннан чыгучы һәм аңа керүче шалтыратулар һәм СМС-хәбәрләр турында бара, шул исәптән тискәре баланс булган очракта да.
Казахстанда тарификацияләнмәгән элемтәне Россия абонентлары 2022 елның 12-19 гыйнвар көннәрендә файдалана алачак. Алар илдә булу мәсьәләләрен хәл итү өчен дипломатик вәкиллекләр һәм авиакомпанияләр белән бушлай элемтәгә керә алалар, шулай ук туганнары һәм якыннары белән һәрвакыт элемтәдә булачаклар.
Челтәргә артык йөкләнешне булдырмас өчен, түләүсез элемтә лимитлы була. Телефоннан сөйләшүнең максималь вакыты һәр абонентка тәүлегенә 120 минуттан артмас дип көтелә.
5 гыйнвардан Казахстан территориясендә роумингта булган һәркем үз операторыннан чыгымнарны яңадан исәпләүне сорый ала. Бу акчалар алга таба файдаланылган элемтә өчен исәпкә алынырга мөмкин.
Операторлар мәгълүматларына караганда, Казахстанда кәрәзле элемтәдән файдаланучы 30 меңгә якын россияле бар.