Татарстан пенсионеры "Интернетка рәхмәт - 2021" Бөтенроссия конкурсы призеры булды

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

«Ростелеком», Россия Пенсия фонды (РПФ), Россия электрон коммуникацияләр ассоциациясе (РАЭК) һәм интернет-технологияләр Региональ иҗтимагый үзәге (РОҮИТ) вәкилләре «Интернетка рәхмәт — 2021» VII Бөтенроссия конкурсына йомгак ясадылар. Нәтиҗәләр Россия интернет атналыгы (RIW 2021) барышында игълан ителде.

Татарстан, гадәттәгечә, конкурска игълан ителгән эшләр саны буенча лидерлар рәтендә - республикабыз пенсионерлары 801 гариза биргән. Казанда яшәүче Мария Вениаминовна Ермолаева үзенең импровизацияләнгән әйберләр музее турында сөйләгән «Минем интернет-проектым» номинациясендә икенче урынны яулады.

Конкурс нәтиҗәләре буенча өлкән яшьтәге гражданнарның компьютер грамоталылыгына өйрәтү буенча төбәкләрнең активлыгы рейтингы төзелде.

2021 елда иң актив 10 төбәк исемлегенә керде:

  1. Татарстан Республикасы - 801 катнашучы (16,74%);
  2. Воронеж өлкәсе - 411 катнашучы (9,25%);
  3. Мәскәү өлкәсе - 394 катнашучы (8,87%);
  4. Оренбург өлкәсе - 307 катнашучы (6,91%);
  5. Ульяновск өлкәсе - 216 катнашучы (4,86%);
  6. Кемерово өлкәсе - 143 катнашучы (3,22%);
  7. Рязань өлкәсе - 139 катнашучы (3,13%);
  8. Ростов өлкәсе - 137 катнашучы (3,08%);
  9. Кострома өлкәсе - 120 катнашучы (2,70%);
  10. Ханты-Манси автономияле округы - Югра - 118 катнашучы (2,66%).

Барлык материаллар «Интернет әлифбасы» порталында «Конкурс эшләре» бүлегендә урнаштырылган, нәтиҗәләр «Җиңүчеләр» бүлегендә басылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International