QR-кодны чит ил гражданнарына ничек алырга?

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

Татарстан КФҮнә башка дәүләт гражданнары COVID -19дан вакцинацияләү турында QR - кодлы сертификат алу өчен мөрәҗәгать итә.

Чит ил кешеләре өчен QR-код алу алгоритмы түбәндәгечә булачак:

  1. QR-код алу өчен чит ил гражданинына шулай ук РФ Дәүләт хезмәтләре порталында расланган исәпкә алу язмасына ия булырга кирәк.
  2. Моның өчен шәхси счетның иминият номеры (СНИЛС) кирәк. Әгәр чит ил гражданинының бу документы юк икән, башта аны алу өчен мөрәҗәгать итәргә кирәк.
  3. СНИЛС алу өчен шәхесне раслаучы документ (паспорт яки яшәүгә рөхсәт) булырга тиеш. Шәхесне раслаучы документ чит телдә тутырылган булса, аны нотариаль расланган тәрҗемә итәргә кирәк.
  4. Дәүләт хезмәтләрен теркәү өчен телефонга Россия SIM-картасын урнаштырырга кирәк.
  5. СНИЛС кулда булган очракта ук, дәүләт хезмәтләрендә теркәү һәм хисап язмасын раслау өчен, КФҮкә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
  6. Башта РФ Дәүләт хезмәтләрендә хисап язмасын булдыру һәм раслау, ә аннары вакциналаштырырга барырга кирәк.
  7. Әгәр чит ил гражданы Россиядә COVID-19дан прививка ясатса, аннары КФҮгә портада теркәлү өчен мөрәҗәгать итсә, өстәмә рәвештә прививка ясаткан медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Медучреждение хезмәткәрләре мәгълүматларны РФ Дәүләт хезмәтләре порталына җибәрәчәкләр - шуннан соң гына чит ил гражданнарының шәхси кабинетында вакцинация турында сертификат һәм QR-код барлыкка киләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International