Татарстан КФҮ көчәйтелгән эш режимына күчә

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан КФҮ QR-кодлар алырга һәм РФ Дәүләт хезмәтләре порталында хисап язмасын расларга теләгән гражданнар тарафыннан йөкләнеш арту сәбәпле көчәйтелгән эш режимына күчә.

"Гадәттәгечә, КФҮ офисларына бөтен республика буенча 15 мең кеше мөрәҗәгать иткән, ә кичәге көндә генә дә бу сан 25 меңгә кадәр арткан. 122 номерлы "кайнар линия"гә, гадәттә, 4 мең шалтырату килгән иде, ә алдагы көнне алар 20 813 иде", - дип шәрехләде хәлне Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.

Якын якшәмбедә КФҮнең барлык офислары 9дан 15 сәгатькә кадәр эшләячәк, ләкин бары тик дәүләт хезмәтләре һәм хисап язмасын раслау белән бәйле мәсьәләләр буенча гына.

Моннан тыш, иртәгәдән Казанда 30 волонтер эшли башлаячак, алар КФҮ хезмәткәрләренә техник мәсьәләләрне хәл итәргә һәм килүчеләргә консультацияләр бирергә ярдәм итәчәк.

Игътибар итегез, РФ Дәүләт хезмәтләре порталында исәпкә алу язмасын раслау өчен, КФҮтә булу мәҗбүри түгел. Моны өйдән чыкмыйча гына банкның мобиль кушымтасы аша эшләргә була.

Шулай ук гражданнарга яшәү урыны буенча якындагы КФҮ офисына мөрәҗәгать итү мәҗбүри түгел. Бүгенге көндә Казанда иң күп йөкләнешле офислар - Авангард урамындагы, Җиңү Проспекты, 214 һәм Салават Күпере торак комплексында КФҮ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International