Татарстан Президенты 2022 елны республикада цифрлаштыру елы дип игълан итте

2021 елның 8 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасы булды. Юллама 6 чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 25 нче утырышы кысаларында яңгырады.

Рөстәм Миңнеханов депутатларга мөрәҗәгать итеп, дөнья тиз үзгәрә, масштаблы цифрлы трансформацияләр бара, дип билгеләп үтте. Бу үзгәрешләр һәр кешегә, гаиләгә, һөнәргә, һәр оешма һәм предприятиегә, икътисадның һәм социаль өлкәнең барлык тармакларына кагыла.

Республикада бу юнәлештә күп эш башкарылган инде: дөнья дәрәҗәсендәге ИТ-үзәкләр һәм белем бирү йортлары булдырылган, электрон сервислар актив кулланыла, эре ИТ-компанияләр уңышлы үсеш ала.

"Бүген комплекслы платформа чишелешләрен эшләү, бүленгән ситуацион үзәкләрне үстерү алып барыла. Коммуникацияләрдән, инфраструктурадан, хезмәт күрсәтүләрдән һәм мәгълүматлардан файдалану өчен шартлар тудыру эшен дәвам итәргә кирәк", - дип ассызыклады Президент.

Казан Үзәгендә ИТ-квартал формалаштыру бу юнәлештә тагын бер адым булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International