РФ Цифрлы үсеш министры урынбасары Максим Паршин Татарстанның ИТ-җәмәгатьчелеге белән очрашу үткәрде

2021 елның 25 сентябре, шимбә

Җомга көнне ИТ-паркта ИТ-бизнеска грант ярдәме күрсәтү буенча актуаль тема буенча фикер алыштылар.
Дискуссиядә Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Максим Паршин һәм Россия мәгълүмати технологияләрне үстерү Фонды генераль директоры Александр Павлов катнашты.

Бүген хөкүмәтнең игътибары югары технологияләр тармагына юнәлтелгән, ике ярдәм чарасы пакеты эшләнгән инде.

Беренче чаралар пакеты 2020 елга кабул ителгән һәм, аерым алганда, табышка салым буенча ставкаларны киметү һәм иминият взносларын киметүне күздә тоткан.

Быел 62 өстенлекле чарадан торган икенче чаралар пакеты әзерләнгән, шул исәптән 20 гомум системалы һәм 42 махсус чара. Татарстан үз ярдәм чараларын эшләде һәм тормышка ашыра.

"Республикада булдырылган шартлар ИТ-компанияләр санында чагылыш таба-алар өч меңгә якын. Шул ук вакытта өч компания-ICL,Таттелеком һәм БарсГрупп система барлыкка китерүче предприятиеләр. Бүген республиканың ИТ-тармагында 45 меңнән артык кеше эшкә урнаштырылган", - дип билгеләде Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.

Киләсе елда, министр сүзләренчә, Казанда яңа ИТ-кластер барлыкка киләчәк. Ул югары технологияләр өлкәсендә технопарк-ИТ-парк тирәсендә оештырылачак.

ИТ-паркка визитыннан соң Максим Паршин Иннополис шәһәрендә булды, анда махсус икътисадый зона резидентлары белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International