Бүген «Казан Экспо» Халыкара ат спорты комплексында беренчелеккә йомгак ясалды. Республиканың 8 алтын, 6 көмеш һәм 5 бронза медале бар. Татарстан данын 54 конкурсант һәм 30 төп һәм презентацион компетенция буенча 43 эксперт яклады.
Медальләр саны буенча рәсми булмаган зачетта Республика 2 нче урында. Беренче урынны 39 медаль яулап, Мәскәү вәкилләре яулады. Өченче урында - Санкт-Петербург вәкилләре - 11 медаль.
"Бүген чемпионат тәмамланды. Һәм без ышаныч белән әйтергә әзербез: әйе, җиңүчеләр бар, призерлар бар, әмма җиңелүчеләр юк. Сезнең үҗәтлегегез, сезнең хезмәтегез, белемегез сокландыруга лаек, бу зал – безнең Россиянең интеллектуаль элитасы», - диде үз чыгышында Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.
Исегезгә төшерәбез, Ворлдскиллс DigitalSkills 2021 стандартлары буенча мәгълүмати технологияләр өлкәсендә III тармак чемпионаты 21-23 сентябрьдә «Казан Экспо»да узды, бүгенге һәм киләчәк компетенцияләре буенча ярышларда Россиянең 29 төбәгеннән 289 конкурсант катнашты.