Министрлык халык өчен электрон хезмәтләр буенча укыту дәресләре циклын башлый

2021 елның 24 августы, сишәмбе

Татарстанда киләсе атнадан дәресләр башланачак, аларда республика халкына электрон рәвештә яңа дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән ничек дөрес файдалану турында аңлатачаклар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин сөйләде.

«Без хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү турындагы мәгълүматны җиткерергә генә җыенмыйбыз. Халыкка, аерым алганда, өлкән буынга порталдан ничек дөрес файдалану, теркәлү узу һ.б. турында сөйләү мөһим. Әле эшләргә һәм өйрәтерлек нәрсәләр бар. Бу безнең беренче чираттагы бурычыбыз», - дип билгеләп үтте спикер.

Беренче күчмә чаралар киләсе атнада Балык Бистәсендә планлаштырыла, алга таба аларны ел ахырына кадәр республиканың башка районнарында үткәрәчәкләр.

Узган ел Министрлык 23 мең татарстанлы яңа цифрлы компетенцияләргә өйрәтте. Бүген Татарстанда яшәүче һәр бишенче кеше дәүләт хезмәтләре порталыннан яки мобиль кушымтадан актив файдалана. Ел саен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 448 хезмәт күрсәтелә.

Барлыгы бер ел эчендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы 70 яңа дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүне башлап җибәрде, тагын 12 электрон хезмәт актуальләштерелде. Татарстанда дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланудан еллык социаль-икътисади нәтиҗә елына 16 млрд. сум тирәсе бәяләнә, бу республиканың тулаем төбәк продуктына кертелгән кертемнең 0,6% ын тәшкил итә. 2020 елда ул 8,8% ка арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International