350 меңнән артык татарстанлы 122 COVID-19 буенча кайнар линиягә мөрәҗәгать итте

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

Узган елның ноябреннән республикада коронавирус йогышы мәсьәләләре буенча халыкка консультацияләр бирү өчен Бердәм контакт-үзәк эшли. Шул вакыт эчендә 122 яңартылган кайнар линия операторлары татарстанлылардан 350 687 шалтырату кабул иткән.

Көн саен контакт-үзәккә 2000гә кадәр шалтырату килә. Барыннан да ешрак кешеләр мондый мәсьәләләр буенча  консультяция алалар:

  • COVID-19 симптомнары барлыкка килгәндә гамәлләр тәртибе;
  • Өйгә табиб чакыру;
  • Вакцинациягә язылу һәм табибка кабул итүгә язылу һ. б.

Әйтергә кирәк, җавапны көтүнең уртача вакыты 6 секундтан да артмый, ә сөйләшүнең уртача вакыты – 2,5 минут. Барлыгы халыкка сменага 70 оператор консультация бирә.

Исегезгә төшерәбез, быелның гыйнварыннан халык COVID-19га каршы вакцинациягә 122 кайнар линия аша языла ала. Шушы вакыт эчендә бу мөмкинлектән 16 269 кеше файдаланган. Көн саен вакцинациягә республиканың 150гә якын кешесе языла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International