Ел башыннан Татарстан КФҮ 3 млн хезмәт күрсәтте

2021 елның 7 июле, чәршәмбе

2021 елның алты аенда Татарстан КФҮ гражданнарга 3 миллионга якын хезмәт күрсәтте, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 60 процентка күбрәк. Ул чакта күрсәтелгән хезмәтләрнең суммар саны 1 миллион 800 меңнән артып киткән.

"Активлыкның кимүенә пандемия белән бәйле чикләү чаралары йогынты ясады. Быел КФҮ аша кирәкле документларны рәсмиләштерүнең тотрыклы артуы күзәтелә. Хәзер күпләр учреждение офисларына берьюлы берничә хезмәт сорап мөрәҗәгать итә", - дип шәрехләде республикадагы КФҮ директоры Ленара Мозаффарова.

Ул хәбәр иткәнчә, 2020 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда күрсәтелә торган хезмәтләрнең төрләре саны да арткан – 256 дан 262 гә кадәр. Кирәкле хезмәтләр рейтингына Пенсия фонды хезмәтләре дә эләккән. Быел алар 140 меңгә якын, бу 53% ка күбрәк. КФҮ аша әлеге ведомствоның 15 хезмәтен алырга мөмкин, шул исәптән ана (гаилә) капиталы сертификатын алу һәм әлеге чаралар белән эш итү өчен гариза бирергә мөмкин.

«Әмма йөклелекнең иртә срокларында исәпкә баскан булачак әниләргә һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган ялгыз ата-аналарга, шул исәптән, яңа акчалата түләүләр юк. Әлеге хезмәтләрне республиканың КФҮ аша күрсәтү каралмаган, гәрчә кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары киресен хәбәр итәргә ашыкса да. Әлеге түләүләрне алу өчен гаризаны Россия Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә һәм РФ Дәүләт хезмәтләре порталында бирергә мөмкин", - дип аңлатты Ленара Мозаффарова.

Ул шулай ук бүгенге көндә республикада «Минем документлар» 60 офисы эшләвен искәртте. Алар көнгә 16 меңгә кадәр кеше катнаша.

Бу ел башыннан республика бюджетына федераль ведомстволар тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр өчен дәүләт пошлинасының бер өлеше рәвешендә 282 миллион сум акча керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International