Россия почтасы бүлекчәләрендә балаларны иминиятләштерү полисларын сатып алырга мөмкин

2021 елның 6 июле, сишәмбе

Татарстанның почта элемтәсе бүлекчәләрендә актив яшәү рәвеше алып баручы 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар өчен страховка алырга мөмкин. Яшь спортчыларны иминиятләштерү полисы травмаларны дәвалауга һәм реабилитацияләүгә киткән чыгымнарны компенсацияләргә мөмкинлек бирә.

Баланы иминиятләштерү өчен белешмәләр җыярга, бөтен гаилә турында җентекле мәгълүмат бирергә кирәк түгел. Иминләштерүче паспорты, кәрәзле телефон номеры һәм бала турында мәгълүмат (ФИО, туу датасы һәм яшәү адресы) кирәк.

"Шуны истә тотарга кирәк: спорт секцияләрендә дәресләр, табигатьтә актив уеннар еш кына травмалар куркынычы белән бергә алып барыла. Иминиятләштерү шартлары акчалата түләүне очракларның киң исемлеге буенча алуны гарантияли. Бер елга страховканы сатып алганда, ата-аналарга ярышлар графигына җайлашырга кирәкми, ә җәйге каникуллар вакытында полисны рәсмиләштерү экономияле карар булачак", - дип сөйләде «Татарстан почтасы» ФПС директоры урынбасары Владислав Гогин.

Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Чистай, Алабуга һәм Бөгелмә халкы булачак чемпионнар өчен иминият полисларын ешрак сатып ала.

Страховка ярышларда һәм җыеннарда катнашу өчен мәҗбүри, чөнки еш кына спорт чараларына әзерлек барышында яки ярышларда балалар саклык турында оныта һәм имгәнү куркынычы арта. Иминият яклавы килешүе, клиентны сайлауга карап, 3, 6, 9 яки 12 ай вакыт узгач үз көченә керә.

Шулай ук Россия Почтасы башка иминият төрләрен дә тәкъдим итә, мәсәлән, фатирны яки йортны бер айдан башлап иминиятләштерергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International