Ярты ел эчендә 122 кайнар линиясенә халыктан 223 мең шалтырату килде

2021 елның 18 мае, сишәмбе

Алты ай эчендә коронавирус йогышы мәсьәләләре буенча модернизацияләнгән кайнар линия эшләү дәверендә 122 контакт-үзәккә 223 088 татарстанлы консультация сорап мөрәҗәгать итте.

Шул ук вакытта көн саен тәүлек буе эшли торган линиягә 800дән артык шалтырату килә. Җавапны көтүнең уртача вакыты 6 секунд тәшкил итә. Барлыгы халыкка сменага 70 оператор консультация бирә.

Татарстанлылар ешрак контакт-үзәккә COVID-19 симптомнары барлыкка килгән очракта, табибны өйгә чакыртырга, шулай ук табибка кабул итүгә яки вакцинациягә язылуны сорыйлар. Сөйләшүнең уртача вакыты - 2,5 минут.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, вакцинацияләүгә гаризалар кабул ителә башлаганнан дүрт ай эчендә барлыгы 8 632 шалтырату кабул ителгән. Көн саен COVID-19га каршы вакцинациягә республиканың 70 кешесе языла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International